Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр «Созвездие – Йолдызлык»та җиңү яулады

Азнакайда узган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу зона туры гала-концерты узды.

Быел эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул берьюлы ике күренекле вакыйгага - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. 

Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә һәм Баулы районнарының яшь талантлары жюри әгъзалары хөкеменә «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча үзләренең иҗади номерларын тәкъдим итте. 

Бәйгедә барлыгы 1300 кеше катнашкан. Әлмәт катнашучылары да биредә лаеклы чыгыш ясады. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча, «Вокал-соло» номинациясендә  беренче кече төркемдә (5-7 яшьлекләр) Виктория Беспалова махсус приз иясе булды. Шул ук номинация буенча  икенче кече төркемдә (8-11 яшьлекләр) I урынга Асыльяр Асылхуҗина , II урынга Эмилия Сайбушева лаек булды. 

Урта төркемдә (12-15 яшьлекләр) I урынны Арпинэ Манукян, шул ук категориядә III урынны Елена Денисова алды. Махсус приз белән Аделина Джафарова бүләкләнде. Олылар төркемендә (16-21 яшьлекләр) җиңүне Азалия Мәгъсумова яулады. 

«Хореография» номинациясе буенча кече төркемдә (5-11 яшьлекләр) «Фристайл» заманча бию студиясенең «Энерджайзеры» төркеме I урынга, «Шанс» бию мәктәбенең «Звездочки» төркеме II урынга лаек булды. «Әлмәтем» халык биюләре ансамбленең «Бүләк» төркеме махсус приз иясе булды. Урта төркемдә (12-16 яшьлекләр) I урынны «Фристайл» заманча бию студиясе алды. Шулай ук «Настроение» коллективы махсус призга лаек дип табылды.

«Вокал ансамбльләр» номинациясе буенча кече төркемдә (5-11 яшьлекләр) II урын «Страна чудес» театрының «Дорога добра» вокаль ансамбленә бирелде. «Конферанс» номинациясенең кече төркемдә (5-9 яшь) махсус приз Виктория Беспаловага һәм Александра Матющенкога тапшырылды. 
 

Яшь талантларыбызны әлеге җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса