4 март 2020 яңалыклары
-
Томан төшүе ихтимал
4 март кичендә һәм 5 март көнне иртән Татарстан Республикасы территориясендә томан төшүе ихтимал.
-
Әлмәттә эш урыннары ярминкәсе узачак
6 март көнне 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге хатын-кызларны һәм барлык эш эзләүче кешеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
-
Әлмәттә Коръән уку бәйгесе узды
Әлмәт ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге каршындагы якшәмбе курсларында Коръән уку бәйгесе булып узды.
-
Әлмәтле Идел буе федераль округы Беренчелеге җиңүчесе булды
27 февральдән алып 1 мартка кадәр Саранск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары узды.
-
Әлмәт язучыларына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе тапшырылды
Кичә Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев һәм шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова шәһәрдә яшәп иҗат итүче язучыларыбызга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесен тапшырды.
-
Әлмәтлеләр «Созвездие – Йолдызлык»та җиңү яулады
Азнакайда узган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу зона туры гала-концерты узды.
-
«ТАССРның 100 еллыгы» сайтының дизайны яңартылды
ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилеена багышланган сайтның дизайны яңарды.
-
«Татнефть»тә яңа билгеләү
«Татнефть» компаниясенең финанслар идарәсе начальнигы итеп Ринат Дамир улы Нуретдинов билгеләнде.
-
Таишевлар гаиләсен котлыйбыз!
Бүген җырлы гаилә Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев гаиләсендә шатлыклы вакыйга – кызлары Ләйләнең туган көне. Ул күпләргә "Йәйә" буларак таныш кыз, Инстаграм йолдызы да ул.
-
Әлмәттә хәйрия концерты узачак
13 март көнне “Иске Әлмәт” Мәдәният йортында Әлмәтнең үзешчән җырчысы Венера Мөхәммәтханованың 5 яшьлек авыру Полина Назиуллинага ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты узачак.