Әлмәт язучыларына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе тапшырылды
Кичә Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев һәм шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова шәһәрдә яшәп иҗат итүче язучыларыбызга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесен тапшырды.
Әлеге мәртәбәле бүләк беренчеләрдән булып язучы, С. Сөләйманова һәм Р. Төхфәтуллин исемендәге бүләкләр иясе, “Әлмәт таңнары” газетасына нигез салучы Әсгать Салаховка һәм язучы, журналист, Г. Исхакый, С. Сөләйманова, Ф. Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе булган Альберт Хәсәновка тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа