Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр “Ермак” белән уйнады

23 октябрь көнне “Нефтяник” Ангарск шәһәренең “Ермак” командасы белән очрашты.

Икенче күчмә сезонын “Нефтяник” Ангарск шәһәрендә башлады.

Уенны Михаил Мокин башлап җибәрде. Виталий Каменев көндәшләргә тагын бер алка кертеп өстенлекне ныгытты һәм исәп 2:0  әйләнде. Көндәшләрдән тиз рәвештә килгән җавап  әлмәтлеләрне борчуга салмады. Бу период ахына исәп 1:4 булды.

Икенче периодта хуҗалар керткән гол белән рухланып,  каты атака башладылар. “Нефтяник” командасының баш тренеры Илнур Гыйззәтуллин  алган тайм-ауттан соң  әлмәтлеләр инициативаны үз кулларына ала.
Соңгы периодның илле алтынчы минутында  Салахов соңгы “хет-трик”ясый һәм соңгы исәпне билгели. Уен 3:6 исәбе белән тәмамланды.

 

Фото:"Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса